Эльвира Әхмәтова "Бәхет"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы
Эльвира Әхмәтова
Бәхет
Бәхет, шатлык шунда икән,
Булса башың салыр җилкәң.
Каршы алса бусагадан,
«Сагындым» дип, синең иркәң.
Балаларның шат тавышы,
Көлүләре, торгач иртән,
Түп-түгәрәк булса дөньяң,
Җаның тыныч була икән.
Бәхет-шатлык шунда икән,-
Һәрбер таңың булса көткән.
Тормышның бар йомгакларын
Икәүләшеп бергә сүтсәң.
Саклый белсәң чит-ят сүздән,
Бәхетле чор – гомерләрне,
Бергә-бергә атлап үтсәң.
Ярты сүздән аңлый белсәң,
Бер-береңне ихлас сөйсәң,
Бәхет шунда була икән,
«Яшим!» диеп яши белсәң!
#ЭльвираӘхмәтова#ШигырьләрҖырлар
#КазанТатарстанкитапнәшрияты2024
#ЕлКитабы
Эльвира Әхмәтова
Бәхет
Бәхет, шатлык шунда икән,
Булса башың салыр җилкәң.
Каршы алса бусагадан,
«Сагындым» дип, синең иркәң.
Балаларның шат тавышы,
Көлүләре, торгач иртән,
Түп-түгәрәк булса дөньяң,
Җаның тыныч була икән.
Бәхет-шатлык шунда икән,-
Һәрбер таңың булса көткән.
Тормышның бар йомгакларын
Икәүләшеп бергә сүтсәң.
Саклый белсәң чит-ят сүздән,
Бәхетле чор – гомерләрне,
Бергә-бергә атлап үтсәң.
Ярты сүздән аңлый белсәң,
Бер-береңне ихлас сөйсәң,
Бәхет шунда була икән,
«Яшим!» диеп яши белсәң!
#ЭльвираӘхмәтова#ШигырьләрҖырлар
#КазанТатарстанкитапнәшрияты2024