Бари Рәхмәт "Җырларым"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Бари Рәхмәт
Җырларым.
Чәчәкләрне үп син
(Вокзалда)
Күзләреңне тутырып, әби, җаным,
Кемне эзлисең син, карыйсың?
Хәтерләтә синең карауларың
Канлы сугышларның тарихын.
Әйт син, әби, кемне карыйсың?
«Кайтмас микән йөрәк парәм», - димсең?
Кайтмый, әби, көтмә балаңны.
Эзлә гөл, чәчәкләр арасыннан
Күз алмаңны, йөрәк парәңне,
Йөрәгеңнән тамган балаңны.
Суырып-суырып чәчәкләрне үп син,
Күзләре күк күреп бәгъреңнең,
Яшьләреңне чәчәкләргә түк син,
Искә төшереп ташын каберенең,
Кабере кебек күреп бәгъреңнең.
Сугарылган каннар, яшьләр белән
Нәфис тамырлары аларның.
Җир-әнкәйңнең кайнар яше белән,
Каны белән герой балаңның,
Балаң төсле ит син аларны.
1945
Габделбари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин (1897 – 1957) – балалар язучысы. 3 нче Украина фронтында сугышларда катнаша.
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Бари Рәхмәт
Җырларым.
Чәчәкләрне үп син
(Вокзалда)
Күзләреңне тутырып, әби, җаным,
Кемне эзлисең син, карыйсың?
Хәтерләтә синең карауларың
Канлы сугышларның тарихын.
Әйт син, әби, кемне карыйсың?
«Кайтмас микән йөрәк парәм», - димсең?
Кайтмый, әби, көтмә балаңны.
Эзлә гөл, чәчәкләр арасыннан
Күз алмаңны, йөрәк парәңне,
Йөрәгеңнән тамган балаңны.
Суырып-суырып чәчәкләрне үп син,
Күзләре күк күреп бәгъреңнең,
Яшьләреңне чәчәкләргә түк син,
Искә төшереп ташын каберенең,
Кабере кебек күреп бәгъреңнең.
Сугарылган каннар, яшьләр белән
Нәфис тамырлары аларның.
Җир-әнкәйңнең кайнар яше белән,
Каны белән герой балаңның,
Балаң төсле ит син аларны.
1945
Габделбари Сибгатулла улы Рәхмәтуллин (1897 – 1957) – балалар язучысы. 3 нче Украина фронтында сугышларда катнаша.