Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Мостафа Ногман "Әниемә"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Мостафа Ногман
Әниемә.
Алтын нурларын уйнатып,
Сызылып таң атып килә,
Бик сагынып көткән улың
Фронттан кайтып килә.

Ут эченә кергәндә дә
Син булдың уйларымда,
Салават күпере булдың
Сугышчан уйларымда.

Дошман явын туздырганда
Талмады беләкләрем.
Үтәлде синең: «Дошманны
Җиң!» - дигән теләкләрең.

Дөньяда бар нәрсәләрдән
Син газиз миңа, анам,
Гөрләшеп гомер итәргә
Яныңа кайтып барам.
1945

Мостафа Ногман улы Ногманов (1912 – 1976) – шагыйрь. Төрле фронтларда хезмәт итә.