Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Хәйретдин Мөҗәй "Разведчик Сысоев"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Хәйретдин Мөҗәй
Разведчик Сысоев.
«Үлде» диләр, юк, ышанмый
Бу хәбәргә һич күңел;
Ул – үлемне җиңә торган,
Ул – үлә торган түгел!

Ут кебек үткен күзләре,
Юк,
Сүнмәгәндер алар;
Һәрвакыт күргән шикелле,
Нык күрәләрдер һаман.
Шулкадәр дошманны кырган
Көчле куллары аның,
Юк,
Салынып төшмәгәндер,
Саклагандыр үз канын.

Тел төбендә ни сүзе бар,
Ни хәбәр калды, сөйләр.
-Дәшмәс инде ул мәңгегә...
-Үлде ул, үлде! – диләр.

Дәшми шул ул, үлгән инде,
Күкрәгенә тамды яшь,
Яшь түгел бу, соңгы салют,
Хуш, Сысоев!
Хуш, иптәш!
1941

Мөҗәһит Хәйретдин улы Хәйретдинов (1901 – 1944) – шагыйрь һәм офицер. Сугыш елларында полк белән командалык итә. 1942 ел июлендә, чолганышта калып, дошман кулына эләгә. Тоткынлыкта фашизмга каршы актив көрәш алып бара. 1944 елның 4 сентябрендә вәхшиләрчә үтерелә.