Шәрәф Мөдәррис "Партизан"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Шәрәф Мөдәррис
Партизан.
Биш юл чатында, нидер хәтерләп,
Күңелдә кинәт уйлар калкалар.
Каршыда – кабер, шунда хәрефләп,
Чокып язылган мүкле таш та бар.
Талам шушында гаҗәп бер моңга,
Җилдә чайкала серле карт имән.
«Күмелде, - дигән, бер герой монда,
Исемсез герой, данлы партизан».
Ак болыт агыла, ярсып, тулганып,
Сөт төсле ап-ак томан таралган...
Килә күк шунда, балкып, нурланып, -
Сугышта үлгән илдәш каһарман.
Каласың кинәт хисләргә чумып,
Күңелдә кайгы, зур ул һәм тирән,
Тора күк шунда сихри сын булып
Исемсез герой – үлмәс партизан.
«Исемсез герой» - борын-борыннан
Бу сүз әкияттә, җырда ятланган.
Андый кабергә төрбә корылган,
Ихтирам яуган бөтен яклардан...
...Булса да бу бер билгесез кабер,
Белә бар халык, саклый бар җиһан.
Шунда мәңгегә дан белән калыр
Исемсез герой – үлмәс партизан.
«Исемсез герой». – беләм мин моның
Бөеклек серен, мәңгелек көчен, -
Һәм күрәм анда көрәш символын,
Шуның мәһабәт халыкчыл төсен!
Биш юл чатында нинди моңлы чак!
Җилдә чайкала серле карт имән...
Төбендә – кабер, шунда соңгы хат
Җиргә сыенган үлмәс партизан...
1943
Шәрәф Хәсиятулла улы Мөдәррисев (1919 – 1963) – шагыйрь. Сугыш елларында фронт газеталарында эшли.