Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Зыя Мансур "Туган җир"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Зыя Мансур
Туган җир.
Яралары аның тирән иде,
Кирәк иде каын сакларга.
Марля белән урап, күзләрен дә
Туры килде аның капларга.
Күп юл үткән
кыю батыр солдат
Ачык сизде үлем килүен;
Ачык сизде йөрәгенең инде
Соңгы тибеш белән тибүен.
Һәм ул,
барлык булган көчен җыеп,
күтәрелде:
- Ачыгыз күземне.
Соңгы тапкыр тагын бер булса да
Күреп калыйм туган илемне! –
Диде дә ул,
күзе йомык килеш,
Акрын гына түбән иелде,
Соңгы сулыш алган чакта аның
Яткан җирен үбүе күренде.
1943

Зыя Мансур улы Мансуров (1916 – 1965) – шагыйрь. Төрле фронтларда сугыша. Офицер.