Шәйхи Маннур "Балама"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Шәйхи Маннур
Балама.
Ерак юллар буйлап үткән чакта
Кошлар тавышын тыңлап барсам да;
Бөреләнеп яңа чәчәк аткан
Яшь гөлләрне өзеп алсам да,-
Искә төшә кинәт бәгърем-балам,
Күз алдыма килә елмаеп.
Сагынып уйлап, ялгыз җырлап алам,
Чәчәкләргә карап моңаеп.
Нишләп йөри икәң түгәрәгем,
Ниләр сөйли икән иртәсен.
«Кайтамы, - дип, - әтием инде бүген?»
Кочып сорый микән әнкәсен.
Мин кайтырмын, балам, тиздән-тиздән,
Син көтеп тор сагынып әткәңне, -
Сөрик кенә изге җиребездән
Каһәр суккан шашкан этләрне.
Мин сугышам синең тормыш өчен,
Синең бәхетең өчен сугышам.
Син уйный тор, бәгърем, иртә-кичен,
Мин кайтырмын тиздән, сау булсам.
Туган илдән куып дошман көчен,
Мин кайтырмын, гөлем, сау булсам.
Син корал тот һәм ал әткәң үчен,
Мин сугышта әгәр егылсам.
1942
Шәйхи Фәрхулла улы Маннуров (1905 - 1980) - Шагыйрь. Үзе теләп фронтка китә. Фронт газеталарында эшли.