Нәби Дәүли «Яшәү белән үлем арасында»
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕллар
Нәби Дәүли «Яшәү белән үлем арасында» документаль повесть.

Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин (1910- 1989) – шагыйрь, хикәяче, романчы, публицист һәм драматург Орша янындагы сугышларда, чолганышта калып, әсир төшә.
Тоткынлыкта күргәннәрен соңыннан «Яшәү белән үлем арасында» әсәрендә чагылдыра.
Нəби Дəүлинең бу повесте автобиографик материалга һəм əсирлек турындагы шəхси кичерешлəргə нигезлəнеп язылган.
Сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган Нәби Дәүли киләчәк буыннар өчен гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итеп калдыра.
Китап укучы дулар! Нәби Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» документаль повестен Тоба авылы китапханәсеннән алып укый аласыз.