Әнвәр Давыдов "Беренче яра"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Әнвәр Давыдов
Беренче яра
Ике адым калды, бары ике! –
Максатыма барып җитәргә.
Нәфрәт агулаган сөңге белән
Бәдбәхетне тишеп үтәргә.
Сазлык кебек яшькелт шинеле
Инде миннән кырны каплады.
Инде күрәм аның кулында
Дуслар каннарының тапларын.
Кизәнергә хәлне җыяр өчен,
Бер секундка гына тукталдым.
Тетрә, дошман! Сиңа үлем илтәм!
Ике адым, тик ике адым!
Ләкин кинәт аяк астымда
Мина ярылып ялкын төкерде -
Ут кисәге, әйе, ут кисәге
Күкрәгемне көйдереп керде.
Буыннарым кинәт бушадылар,
Баш бәрелде дала ташына,
Һәм күк йөзе яшькелт сазлык булып
Ябырылды кайнар башыма.
1943
Әнвәр Мортаза улы Давыдов (1919 - 1968) – шагыйрь, Волхов, Ленинград һ.б. фронтларда сугыша.