Әхмәт Ерикәй
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Әхмәт Ерикәй
Сугыш, ни әйтсәң дә, сугыш инде,
Холык ягы начар сугышның,
Әллә кайда ялкын уртасында
Өзелүе мөмкин сулышның.
Гаҗәпләнмә, каным җирдә калса,
Көрән билбау кебек сузылып,
Елама син, сугыш мәйданында
Кискән талдай калсам егылып.
Елама син, куе керфегеңнән
Кайнар күз яшьләре таммасын,
Күңлең сызламасын, яшь йөрәгең
Хәсрәт утларында янмасын.
Синең янга элеккечә безнең
Якын дуслар килеп йөрерләр.
Безнең кызны беркем ятим, димәс,
Бары: герой кызы, - диерләр.
Авыр минутларда көрсенмәссең,
Бигрәк иртә вафат булды, - дип.
Син әйтерсең: - туган илебезне
Күкрәк белән саклап торды, - дип.
Кичке мәҗлесләрдә дус-ишләргә
Бокал тутырып шәрап бирерсең.
Ләкин шәраптагы әче тәмне
Тик син үзең генә белерсең...
1944
Әхмәт Фазлый улы Ерикеев (1902 – 1967) – шагыйрь. Сугыш елларында – хәрби корреспондент, фронт газетасы редакторының урынбасары.
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Әхмәт Ерикәй
Сугыш, ни әйтсәң дә, сугыш инде,
Холык ягы начар сугышның,
Әллә кайда ялкын уртасында
Өзелүе мөмкин сулышның.
Гаҗәпләнмә, каным җирдә калса,
Көрән билбау кебек сузылып,
Елама син, сугыш мәйданында
Кискән талдай калсам егылып.
Елама син, куе керфегеңнән
Кайнар күз яшьләре таммасын,
Күңлең сызламасын, яшь йөрәгең
Хәсрәт утларында янмасын.
Синең янга элеккечә безнең
Якын дуслар килеп йөрерләр.
Безнең кызны беркем ятим, димәс,
Бары: герой кызы, - диерләр.
Авыр минутларда көрсенмәссең,
Бигрәк иртә вафат булды, - дип.
Син әйтерсең: - туган илебезне
Күкрәк белән саклап торды, - дип.
Кичке мәҗлесләрдә дус-ишләргә
Бокал тутырып шәрап бирерсең.
Ләкин шәраптагы әче тәмне
Тик син үзең генә белерсең...
1944
Әхмәт Фазлый улы Ерикеев (1902 – 1967) – шагыйрь. Сугыш елларында – хәрби корреспондент, фронт газетасы редакторының урынбасары.