Фатих Кәрим "Совет солдаты"
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
#УтлыЕлларПоэзиясе
Фатих Кәрим
Совет солдаты
Канатларын кагып сызгыра җил,
Тузып-тузып оча күк болыт;
Тамчыларын коя көзге яңгыр,
Җыела су юлга, күл булып.
Башны саклый торган каскалардан
Җилкәләргә салкын су ага;
Манчып алган кебек шинельләрнең
Салмак итәкләрен җил кага.
Гранаталар билдә, капчык иңдә,
Анда патрон, анда запаллар;
Иңбашларын кисә капчык бавы,
Тирле аркалардан калка пар.
Ә тамырлар бүрткән: кан күп бездә,
Көч күп бездә – әйди ашкыну;
Совет солдатының йөрәгендә
Шаулап бара һөҗүм ташкыны.
Һәр солдатның күкрәк кесәсендә
Туганнардан килгән хаты бар;
Һәр солдатның гадел вөҗданында
Ватанына биргән анты бар.
Кызганмыйбыз көчне... Яшь гомерне
Кызганмыйбыз кирәк урында;
Ут давылын ерып үтәбез без
Илне азат итү юлында.
1943
#ФатихКәрим#СайланмаӘсәрләр
#КазанТатарстанкитапнәшрияты2015#Шигырьләр