Хәтер ноктасы
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ХәтерНоктасы
#БөекҖиңүгә80ел
🌹Илебез 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануының 80 нче язын каршыларга җыена. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгән. Күпме авылдашыбыз еракта - яу кырында мәңгелеккә ятып калган.
🌻Тоба авылыннан гына 133 кеше сугышка китә, 74 кеше туган авылына әйләнеп кайта, ә 59 кеше яу кырында ятып кала. Солдатларның батырлыкларын мәңгеләштереп авыл уртасында һәйкәл генә басып тора. Безнең бабайлар дәһшәтле сугыш кырында ятып калган.
🥀Сугыш дигән афәтне без китаплардан укып, кинолардан карап кына беләбез. Аны сугыш кырында ятып калган сугышчылар да теләмәгән. Алар үлем турында түгел, ә үз туган җирләрен саклап калу турында уйлаганнар. Алар чын солдат булып намусын югалтмыйча , батырларча илебезне саклаган, безнең киләчәгебез өчен үзләренең гомерләрен аямыйча һәлак булганнар.
🌺Безгә бәхетле балачак бүләк иткән бабаларыбызны онытмыйк!
Без аларга мәңге бурычлы. Дөньялар имин булсын!