Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Авылым уңганнары

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ТүбәнКамарайонына60ел
🚜Туган як, туган җир, туган авыл... Ә авылның иң зур байлыгы - аның халкы. Безнең авылда да хөрмәткә лаек кешеләр күп яшәгән һәм яши. Авылым үз иленә батыр, көчле ир-егетләр, тырыш матур кызлар үстергән. Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешеләрнең эзе калган. Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авылым көннән-көн баеган, матурланган. Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенче-механизаторлар, терлекчеләребез, авыл эшчәннәрен һәрвакыт истә тотып, алар белән горурланабыз.