Каюм Насыйри
#ТобаАвылыКитапханәсе
#КаюмНасыйри
📚Тел галиме, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм (Габделкаюм) Габденнасыйр улы Насыйри 1825 елның 14 февралендә элекке Казан губернасы Олы Шырдан авылында мулла гаиләсендә туа.
☘1855–1871 елларда ул Казан руханилар училищесенда һәм Казан руханилар семинариясендә татар теле укыта.
☘1871 елда Казанда үз мәктәбен оештыра.
☘1879 елдан, нигездә, иҗади һәм фәнни эш белән шөгыльләнә. Гуманитар фәннәрнең төрле тармаклары үсешенә зур өлеш кертә, хәзерге татар әдәби теленә, аның фәнни терминологиясенә нигез сала.
☘Насыйри 40 еллык иҗади эшчәнлеге чорында (1859–1899) барысы 37 исемдә әсәр яза, 24 календарь төзи.
☘1886 елны «Кабуснамә» исемле китабы русчага тәрҗемә ителә.
Насыйриның хезмәтләре турында 1880–1913 еллар арасында рус матбугатында профессорлардан Григорьев, Смирнов, Соловьев, Готвальд һ.б. язган өч дистәгә якын мәкалә басылып чыга.
☘К.Насыйри 1902 елның 20 августында вафат була. Казандагы Яңа бистә зиратында җирләнә.