Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әфганстан - мәңгелек яра

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ВатанныСаклаучылар
🍀1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.
🍂Әфган сугышы да тарихыбызга кереп калды. Еллар үткән саен, йөрәкләребезне телгәләп искә төшеп торачак авазлар калды, җан һәм тән яралары алып кайткан исәннәр , мәңгелек ятып калган солдатларның җырлары калды.
🍃Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр.
🍂Әфганстанның шомлы җилләре безнең Тоба һәм Үчкә авылын да урап үтмәде. Авылда туып-үскән дүрт егетебезгә ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә. Авылдашларыбызга үзләренең изге бурычларын әфган җирендә хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булды.
🌹Кайнар нокталарда хезмәт итеп, зур югалтуларны үз күзләре белән күреп, безнең арабызга исән-сау кайткан әфганчы егетләребез:
Альберт Нигматуллин
Ильшат Фасахутдинов
Альнур Хадиуллин
Равис Шайхетдинов