Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рәсимә Нәбиуллина "Адәм баласы"

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЯңаКитап
📕Рәсимә Нәбиуллина
Адәм баласы
Сикертә тормыш арбасы,
Ничек төшми каласы.
Кайларда гына йөрсә дә,
Түзә адәм баласы.

 

Түзә сагыну-сагышларга,
Кул бирер соң кайсысы?..
Гомер җебен гүя кисә
Ачы язмыш кайчысы.

 

Аямый ачы сынаулар,
Исә җилнең ачысы.
Һәр кешенең казан тулы,
Һәркемнең үз кайгысы.

 

Моңсуланып уйлап куям:
Әй, бу гомер агышы.
Йөрәкләрне телеп үтте
Киек казлар тавышы.

 

#РәсимәНәбиуллина#СарылыпСагышларга
#КазанИхласнәшрияты2023#Шигырьләр
#АдәмБаласы📕