Вәсимә Хәйруллина Белдек микән?..
#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЯңаКитап
#ЕлКитабы
Вәсимә Хәйруллина
Белдек микән?..
Әнкәйләрдән бары истәлекләр,
Хатирәләр калды йөрәктә.
Алар үрнәгенә омтылабыз,
Киңәш, ярдәм безгә кирәктә.
Батыр булды аларның буыны,
Сугыш дәһшәтләрен күтәрде.
Сыер җигеп, басу сөрә-сөрә,
Билчән түгел, икмәк үстерде.
Әнкәйләрне язмыш камчылады
Һәм биетте кызган табада.
Толлык ачыларын ягып куйды,
Үстерделәр
Ятим бала да.
Налог-заем җилкә каезлады,
Китте ит, сөт, йон һәм күкәй.
Идарәдә һәр көн йодрык төя
Югарыдан килгән бер бүкәй.
Кышын урман кисте, олау йөрде,
Ташуларга төште язларын.
Корыч күтәрмәслек авырлыкта
Югалтмады ана назларын.
Китеп, бетеп бара шушы буын,
Әнкәйләрне белгән кешеләр.
Җир йөзендә кабат булмас инде
Сабыр, изге алар ишеләр.
Сагынабыз хәзер әңкәйләрне,
Белдек микән алар кадерен?
Рәнҗетмәдек микән яшьлек белән,
Аллаһ бирер нинди әҗерен?
Әйтә белдек микән матур сүзләр,
Китек күңелләрен күтәреп,
Рәхмәт хисен җиткердекме икән,
Йөрәк түрләренә үткәреп.
Намаз саен дога кыла-кыла,
Әнкәләрне искә алабыз.
Әбиләре нинди булганнлыгын
Белеп үссен онык-балабыз.
#ВәсимәХәйруллина#ГомерАргамаклары
#КазанТатарстанРухиятнәшрияты2024#Шигырьләр
#БелдекМикән