Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Шәрәф Мөдәрис "Минем антым"


#ТобаАвылыКитапханәсе
#НамЕстьЧемГордится
Шәрәф Мөдәрис

 

Минем антым
Мин ант иттем халкыбызга күзем төбәп,
Сүзем биреп, имзам салып каным белән,
Куркынычта калтырамас түзем йөрәк,
Чиста намус, камил аң һәм җаным белән.

 

Яклап чыктым туган-үскән җирләремне,
Утлар сарды һәм су басты алдым-артым.
Барды әйдәп уй, гакыл һәм хисләремне
Бу хак антым – кабул иткән Хәрби антым.

 

Мин ант иттем көрәшләрдә җиңелмәскә,
Саклаганда туган илнең мәнфәгатен,
Артка табан бер карыш та чигенмәскә,
Тапламаска сугышчылык мәртәбәсен!

 

Яклап чыктым гаделлекне, тугрылыкны,
Дошманнарга “үч!” дип сусап, ярсып аттым;
Сугышларда һәркайда да булды ныклы
Бу хак антым – кабул иткән Хәрби антым.

 

Мин ант иттем туган ил һәм халкыбызга:
Калды сүзем каным белән беркетелеп,
Яудашларым, якташларым каршысында
Чагылдырып вөҗданымны көзге кебек.

 

Яклап чыктым кешелекнең идеалларын,
Партиямнән аң, сәләт һәм ялкын алдым.
Бирде һаман минем җанга илһамнарын
Бу хак антым – кабул иткән Хәрби антым.
1941