Безнең горурланыр нәрсәбез бар
Тоба авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөтендөнья кычкырып уку көненә багышланган «Безнең горурланыр нәрсәбез бар» дигән республика акциясе узды. Акцияне «Роберт Миңнуллинның Республика балалар китапханәсе»ТР Дәүләт бюджет учреждениесе оештыра. «Ватан. Гаилә. Туган ил» дип исемләнгән кичәдә яклаучылар турында сөйләштек. Балалар: Саклаучы булу нәрсә аңлата? Нинди бәйрәм якынлаша? дигән сорауларга җавап бирделәр. Рус генералы Георгий Константинович Жуков турында укыдык. Балалар Сибгат Хәким «Сафка чакыр мине»; Фатих Кәрим «Ватаным өчен» шигырьләрен укыдылар.