Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Бакча эшләре

Мартка кереп карлар эри башлау белән бакчачылар өчен бик җаваплы чор башланды. Көздән уңыш җыйганда: «Булды, киләсе елга бу кадәр утыртмыйм» - дисең дә, яз җитүгә язгы кояш җылысына назланып бакчада кайнаша башлыйсың. Нәрсә утыртырга, бакчага нинди яңалык кертергә, ничек матурларга икән диеп план корасың.
Мул уңыш, үсентеләрне дөрес итеп тәрбияләү серләре турында күбрәк белергә теләгән һәвәскәр бакчачылар өчен Тоба авылы китапханәсе
ачык киштә әзерләде.
Бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш агачларын ничек карарга, үсемлекләрне кай вакытта тукландырырга, һәм башка бик күп киңәшләр белән таныша аласыз.