Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рәмзия Габделхакова "Кышлар үткәч кайтырмын..."

#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы

Рәмзия Габделхакова
Кышлар үткәч кайтырмын...
📚📚📚
Гаяз кайтканда, тәрәзәләр караңгы, беркайда ут янмый иде. Хәер беренче тапкыр гына түгел. Әнисе аны көтеп утырмый, иртә ятып йоклый. Әмма аяк тавышын ишетеп, барыбер уяна: «Улым, синме?» - дип сорый.
Бу юлы дәшүче булмады. Өйдә шомлы тынлык иде. Күңеле нидер сизенеп, Гаяз почмак якка күз салды: әнисенең караваты җыелган килеш тора. Егет бөтен җирдән карап-эзләп чыкты, тик әнисен тапмады. Өйдә дә юк, мунчада да, бакчада да... Сәер, бу вакытта кайда булыр ул? Аптырагач, күршеләренең ишеген шакыды. Йокламаган булган, күрәсең, Нәгыймә апасы ишекне тиз ачты. Гаязны күргәч. Еларга җитешеп, мескен тавыш белән такмаклый башлады:
И бәбкәм, әниеңне район балнисына озаттылар бит. Ярый әле, вакытында кереп-күреп өлгердем. Чүпрә алырга дип, сезгә сугылган идем... Керсәм, әниең идәндә тәгәрәп ята. Үлгән дип котым очты. Ярый әле, исән! И Аллам... Хәерле булсын инде...
Гаяз аны тыңлап та бетерми үзләренә йөгерде. Егетнең ниятен чамалап алган Нәгыймә артыннан өзгәләнеп кычкырып калды:
-Төнлә барып та йөрмә! Барыбер кертмиләр. Иртән, якты күздә барырсың!
Ләкин Гаяз аны ишетмәде, ярсулы хисләрен тыя алмыйча, әле суынырга да да өлгермәгән матаен кабат кабызды...
Төнге юл буш иде, шуңа «аткае»н зур тизлек белән, җилләрне дә уздырып куды егет. Әйтерсең, соңга кала, әнисенә ярдәм итәргә өлгерми. Әйтерсең, анда, хастаханәдә, бары тик аны гына көтәләр...