«Яз, мәхәббәт һәм матурлык»
«Яз, мәхәббәт һәм матурлык», шундый исем астында Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» клубы белән ял кичәсе узды. Күңелле атмосфера эчендә, яшьлектәге һәм тормыштагы кызыклы вакыйгаларны искә төшердек, шигырьләр укыдык, яраткан җырларны җырладык. Шулай ук әзерләнгән төрле конкурсларда барысы да актив катнашып, энергия һәм яхшы кәеф алып, күңелле хатирәләр белән таралыштык.