Хәниф Хәйруллин "Улларым, сез кайда?"
Хәниф Хәйруллин
Улларым, сез кайда?
Шәмгыйнур күзләрен челт-челт йомды, керфекләрен сырган кар бөртекләре эреп төште, шәленең бер читен ачып, юлны күзәтте. Бөтен дөньяны төтен каплаган кебек. Авыл ак кәфен ябынгандай тын. Иртәрәк шул әле. «Халык йокының тәмен белә хәзер. Хәер, кая ашыксын, нәрсә эшләсен? Йорт-җир сандыктай, мал-туар – әйбәт абзарда. Үзенең өе җылы. Ник атнасы белән котырмый бураны... Ә элек мондый бураннар крестьянга бәла артыннан бәла генә алып килде».
Түбән тыкрыктан салам эскерте сөйрәп килгән таудай трактор гөрелтесе, тимер чыңнары уйларны кинәт бүлдерде. Карчык, юл уртасында тукталып, тавыш килгән якка колак салды. Йөзе кинәт яктырып киткәндәй булды. Аннары сөенеп әйтеп куйды: «Тиешлесе эштә...Юк, авыл йоклыймы соң? Йоклатырсың авылны!»
Трактор, һавага төтен алкаларын чөя-чөя. Юлга өйгән карны ерып. Югары фермага табан үрмәләде. Шәмгыйнур, «бар икән куәт» дигәндәй, аны төтендәй кар пәрдәсе, өермә каплаганчы карап калды.
Җил тагын көчәйде. Ул пәлтә чабуларын ачып ташлый, баштагы шәлне ялмап алырга тели, бөтен өсне җепшек кар сара.
-Абыстай бураны котыра, ай, котыра...
Карчык пышылдап кына тагын нәрсәдер әйтте һәм, тирән көрсенеп, алга атлады. Адымнары вак, егәрсез, карчы артка да чүгеп куя. Ул беразга үзенең кая баруын, бу буранда нишләп йөрүен онытып җибәрде, аксыл кашлары җыерылды, кайчандыр бөрлегәндәй алсу булган, хәзер кипшереп, урыны белән зәңгәрсу тимгелләр йөгергән иреннәрен кемгәдер ачу белән әкрен генә:
«Башын чак кына ашамадылар, иблис токымнары!» - диде.
Олы юл уртасыннан атлаучы кечкенә генә карчыкны кыш белән язның тарткалашып аерылышу бәйгесе – бу якларда абыстай исеме белән йөртелә торган буран – үз бишегенә салып тирбәтә башлады...