Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Тылсымлы музыка»

Тоба авылы китапханәсендә «Тылсымлы музыка» уен - викторинасы уздырылды.
Музыка уен кораллары турында табышмаклар, җыр-көй турында мәкальләр әйтелде. «Җырны дәвам ит», « Көйне таны» дигән музыкаль уеннар тәкъдим ителде. Уенда катнашучылар яраткан җырларын танып алып, тиз генә җавап бирделәр һәм таныш көйләргә кушылып җырладылар.
Җыр яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми.
Кеше үзенең көндәлек тормышында кайгысын яисә шатлыгын белдерәсе килсә үзе дә сизмәстән көй суза. Чөнки җыр безгә яшәргә ярдәм итә.
Күңелне җылытып дуслыкны ныгыта торган җырлар тыңлыйк. Җырлап яшик!