Яңа китап
#ЯңаКитап
Китапханәләргә яңа китаплар килеп тору, аеруча китап укучылар өчен һәрвакыт күңелле вакыйга. Китапханәләргә татар телендә дә, рус телендә дә төрле жанрларда укучы кызыксындыра алырлык яңа китаплар кайтып тора.
Укучылар китапханәгә килгән яңалыклар турында белеп барсыннар өчен, яңа кайткан китапларга күргәзмәләр ясыйбыз, укучыларыбызны «Яңа китаплар» белән таныштырабыз.
Тоба авыл китапханәсе кызыклы уку дөньясына чакыра! Килегез һәм безнең белән укыгыз.