Яңа ел 2023!
Тоба авылы китапханәсендә Яңа елга багышланган дусларча очрашу үтте. Балачакның рәхәт чакларын искә төшереп Яңа елны беренче тапкыр ничек каршы алу, кызыклы вакыйгалар, күңелле истәлекләр белән уртаклаштык. Төрле уеннар һәм конкурслар белән әзерләнгән кичәдә бер – беребезне бәйрәм белән котлап изге теләкләр теләдек. Бик күңелле кызыклы уеннар уйнаганнан соң күңел күтәренкелеге, яхшы тәэсирләр белән алдагы елга якты өметләр белән таралыштык.