Югалткан әйберең түгел, Әзләмичә тапмыйсың.
Тормыш мәшәкатьләре, дибез дә, бер – беребез белән очрашырга, күрешергә, сөйләшергә вакыт тапмыйбыз. Ә бит кешегә ял да кирәк. Тоба авылы китапханәсендә үсемлекләргә багышланган бик кызыклы һәм мавыктыргыч интеллектуаль уен уйнадык, шаян табышмаклар әйтештек, төрле кызыклы фактлар турында сораулар бирелде – сорауларның берседә җавапсыз калмады.