«Чын хуҗабикәләр»
Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» клубы белән «Чын хуҗабикәләр»дип аталган кичә үтте. Хуҗабикәләребез телеңне йотарлык тәмле итеп пешергән ризыклары турында серләрен ачтылар. Бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән әзерләгән ризыкларның рецептлары белән бүлештеләр. Кичәбезне викторина уены белән дәвам иттек.