Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Наилә Шакирова "Әнкәйләр"

Наилә Шакирова "Әнкәйләр"

Без бу җирдә бары кунак кына,

Киләбез дә китеп барабыз.

Җитә бер көн, и авыр ул көннәр,

Әнкәйләрдән мәхрүм калабыз.

 

Алар киткәч, тормыш бара-баруын,

Ләкин әнкәйләрсез ямансу.

Нигә шулай кыска икән гомер,

Гомер гүя ашыгып аккан су.

 

Искә алмаган көннәребез сирәк,

Икегез дә безгә бертигез.

Исән чакта рәнҗетмәдек кебек,

Шуңа бик тә сөенәбез бе.

 

Бурычларны сезнең алдыгызда

Тырыштык без һәрчак үтәргә.

Уйламыйча әйткән сүзләр булса,

Очырыгыз аны күкләргә.

 

Күпме дөрес киңәш бирдегез сез,

Истә һаман сезнең әйткәннәр.

Без укыган һәрбер изге дога

Барып җитсен сезгә, әнкәйләр.

#ПутешествиепороднойземлеТуганякбуйлапсәяхәт
#Тирәягымтарихы
#НаиләШакирова