Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Наилә Шакирова "Туган авылыма"

Наилә Шакирова 

"Туган авылыма"

Сагынып кайтам һәрчак сине,

Тобамны, авылымны.

Күпме рәхәтлек бирәсең,

Җәлләмисең назыңны.

 

Туган-үскән йортны сагынам,

Сагынам урамнарын,

Сагынмыйча мөмкин түгел

Чәчәкле болыннарын.

 

Бабайлар белеп сайлаган

Шундый җирне яшәргә,

Бар да уңайлы булсын дип,

Монда туган кешегә.

 

Җиләкле урман янәшә,

Балыклы Зәй сулары,

Төнбоеклы күлләре бар,

Биек-биек таулары...

 

Син, авылым, шуңа якын:

Монда минем тамырым,

Монда минем нигез ташым,

Монда бит туганнарым.

 

Еш кайтырга тырышамын,

Туган-үскән авылыма,

Догалар укып китәмен

Әтием-әнием рухына.

 

Синдә генә, туган авылым,

Турая минем иңсәм,

Көч бирәсең, нигез ташым,

Сиңа бер кайтып килсәм.

 

Дөньяда матур җирләр күп,

Безнең Тоба бер генә.

Ничек кайтмыйча түзәсең

Туган-үскән җиреңә?!

2010

#ПутешествиепороднойземлеТуганякбуйлапсәяхәт #Тирәягымтарихы