"Авыл көе" Исхак Файзуллин
"Авыл өе"
Исхак Файзуллин
Авыл өе. Нарат бүрәнәдән.
Калай түбә тора ялтырап.
Читтә озак гомер иткән саен
Хатирәләр һаман яктырак.
Авыл өе. Койма. Агач капка.
Алмагачлар – каршы бакчада.
Шушы сурәт яши күңелемдә,
Авыл инде ерак калса да.
Авыл өе. Якты тәрәзәләр,
Шау чәчәктә бүлмә гөлләре.
Кешеләрне, беләм, яшәтә дә,
Яшәртә дә туган илләре.
Туган йортым! Ярый син бар әле,
Ярый әле кайтыр җирем бар.
Ә түр якта, улым кайтыр диеп,
Миңа диеп җәйгән урын бар.
Туган йортым! Эх, дөньясын ташлап,
Сиңа кайтып бер төн йокларга!
Торган йортлар нинди шәп булса да,
Тиң түгелдер туган йортларга.
Авыл өе. Зәңгәр рәшәткәләр,
Сай утыргыч – бар да күңелдә.
Әти-әни күзен юлга текәп
Торалар күк капка төбендә.
Авыл өе. Эштән ялга чыксак,
Безнең җаннар шунда тартыла.
Күңел һаман йөри авыл буйлап,
Әверелсәк тә шәһәр халкына.
Туган йортым! Сине сагынып кайттым.
Әти, әни, саумы, нихәлләр?
Ызба яме бары сезнең белән,
Ярый әле сез сау, исәннәр.
Авыл өе. Түрдә – самовары,
Өстәлендә – кайнар коймагы.
Улым кайткан, сыйлап калыйм диеп,
Гел почмакта әни кайнады.
Әти белән бергә гәп куерттык
Төне буе өстәл артында.
Авылларда йортлар кими бара –
Сүз кузгалды шулар хакында.
Авыл өе, заман шулай барса,
Кем булышыр сине сакларга?
Кош балалары кебек улларың
Таралыша төрле якларга.
Туган йортым ялдан киткән чакта
Моңсу гына калды озатып.
Саубуллашу авыр булдымы дип,
Сорамагыз, монда – сүз артык.
Гомер буе шуны уйлап тибә
Авыл малаеның йөрәге.
Исән булсын, һаман көлеп торсын
Авыл йорты – илнең терәге.
#ПутешествиепороднойземлеТуганякбуйлапсәяхәт
#Тирәягымтарихы