Тирә ягым тарихы
#ПутешествиепороднойземлеТуганякбуйлапсәяхәт
#Тирәягымтарихы
Тоба авылы китапханәсендә «Тирә ягым тарихы» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Кичәдә авыл тарихы ничек, кайда сакланганлыгы турында сөйләштек.
Ә чыннан да, авыл тарихы кайда саклана?
Тарих ул - сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызга салынган һәйкәлләрдә, матур итеп чигелгән алъяпкыч - сөлгеләрдә һәм иске әйберләрдән, экспонатлардан җыелган, оештырган күргәзмә-музейларда саклана. Ул авылдагы кул осталарының эшләре, мәсәлән: матур итеп җиткерелгән йортлар, матур тәрәзә өлгеләрендә саклана. Тарих ул шулай ук, саклап кала алсаң, зифа каенлы урманнары, көмеш сулы күлләре, балык белән тулы киң елгалары белән дә саклана.
New layer...