Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Илгиз Кәлимуллин "Елларыңны әрәм уздырма"

Елларыңны әрәм уздырма

Тормыш бездән акыллырак нәрсә,
Елларыңны әрәм уздырма.
Тик очраклы бәхет эзләп кенә,
Күзләреңне данга кыздырма.

Кара җирдә куаклар да үсми,
Әгәр яңгыр шифа бирмәскә.
Хыялларың һәрчак бушка булыр,
Әгәр кулың сөял күрмәсә.

Тормыш бездән акыллырак нәрсә,
Ул хезмәтне күбрәк ярата.
Бер кайгысыз йөргән бәндәләрне
Тизрәк бөгә, тизрәк картайта.