Илгиз Кәлимуллин "Әнкәм рухы"
Әнкәм рухы
Сугыш тынды. Кошлар җыры күмде
Тупас гөрелтесен тупларның.
Ирек килде. Сәнгать коткарылды
Уртасыннан янгын, утларның.
Сәнгать һәм шигърият коткарылды,
Имин калды Гейне, Блок, Тукай.
Ул елларда шигырь ярсу булды,
Ил саклаган ярсу туплардай.
Солдат кайтты җиңеп мең үлемне,
Заводларга, кырга, төзелешкә.
Мин дә көттем бөек җиңү көнен,
Каты авыру белән көрәштә.
Хәлем авыр, көчкә каләм тотып,
Язу гына яза алдым мин.
Әнкәемнең иске сумкасына
Шигырь дәфтәремне салдым мин.
Иске сумкадагы бәрәңгеләр,
Тары ярмалары янында,
Шигырь кире өйгә кайта иде,
Җанга борчу өстәп тагын да.
Редакторлар кире каккач, әнкәй
Шигыремне тотып кулына,
Басмадылар, ләкин рух төшермә,
Дия иде авыру улына.
Әнкәй мәрхүм, шул чакта ук миңа
Зур ышаныч баглый идең син.
Шигырь аша якты киләчәккә
Баруымны аңлый идең син.
И, табигать, көч бир миңа һаман
Җырларымны дәвам итәргә;
Җыр - шигыремә сырхау кагыла калса,
Әнкәм рухын дәвам итәргә!..