Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рөстәм Мингалимов "Әткәйгә"

Әткәйгә

Кырык беренче елда
киттең дә
язмадың.

Еллар уздылар...
Ун, унбиш...
Егерме...
Улларың өлгерде...
Сәламең - хатың юк,
Бездә
бары
саргайган документ -
"Хәбәрсез югалды".
Бүген
шуңа -
басылган җил сыман -
тын калдым.

Уйланам,
эзләнәм -
күренми исемең
мәрмәр тактада,
Юк китапта да.
Анда да,
монда да юк.
Кайда соң?
Эндәшми җир өсте.
Син укылмыйча югалган
кыйммәтле
хат төсле.
Йөрәк тоя
аның
матур эчтәлеген.
Көнем,
кояшым
миңа истәлегең.