Рөстәм Мингалимов "Бәхетем"
Бәхетем
Минем бәхетем - кеше канат итәр
Бәхет сүзе барын белүемдә.
Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,
Минем бәхетем - Җиргә килүемдә.
Көндез кояш йөзә бәхетем булып,
Бәхетем булып төнлә ай чыга...
Язгы сулар ташый бәхетем булып,
Бәхетем булып гөлләр ачыла.
Болыт булып йөри минем бәхетем,
Яшен булып кисә һаваны...
Минем бәхет - хәтәр - хәвефләрдән
Алып чыгар юллар дәвамы.
Яшем арткан саен арта барып,
Зурайды шул бәхетем бик күпкә.
Бар кешенең бәхете, бәлкем, җирдә
Тиң түгелдер минем бәхеткә.
Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,
Минем бәхетем - Җиргә килүемдә,
Минем бәхетем - бөтен бәхетсезне,
Бөтен бәхетлене сөюемдә.
1971