Риза Шәфи "Яратам мин авылым кызларының..."
Яратам мин авылым кызларының
Оялып кына керфек сирпүен;
Гаделлеген тыйнак уйларының,
Акыл белән фикер йөртүен.
Очратканда җылы карашларын,
Яшереп кенә нурлы күзләрен, -
Алсулатып ирен, яңакларын,
Сөйләүләрен йөрәк серләрен.
Яратам мин авылым кызларының
Якты йөзен, җырын, көлүен;
Аерым чакның җиңеп авырлыгын,
Бәхет таңын көтә белүен;
Сөйгән ярын читкә озатканда,
"Мәңгегә!" - дип вәгъдә бирүен;
Горурлыгын хисләр сафлыгында,
Намус аклыгында күрүен.