Зөлфәт Хәким "Анам җыры"
Анам җыры
Күпме еллар инде узды, юлда күпме тузан тузды...
Җәйрәп ята әле һаман иксез - чиксез яшәү кыры.
Кая барсам да ташламас туган телдә изге аваз -
Сихри моңлы анам җыры, анам җыры - бишек җыры.
Язмыш сугып еккан чакта, хәлсез ятканымда чатта,
Томан аша һаман тоям назлы күзләрнең нурын.
Каткан күңелне эретер, бар газаплардан терелтер
Мең шифалы анам җыры, анам җыры - бишек җыры.
Гомер кояшы баегач, бу дөньядан гаип булгач,
Җәсәдемә салкын гүрдә булыр миңа соңгы урын.
Чишмә суларына тулып, урман шаулаулары булып,
Дөнья буйлап мине эзләр анам җыры - бишек җыры.
Әлли - бәлли бәү итә, балам йокыга китә...
Әлли - бәлли бәү итә, балам йокыга китә...
2002