Зөлфәт Хәким "Ашыкма"
Ашыкма
Ашыкма син! Ерагайма!
Үткәннәрнең моңын кем тыңлар?!
Балачагың гөрләп узган
инеш буйларында
Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.
Ашыкма син! Тайгак юллар...
Хәл алырга ирек бирми алар.
Мең шифалы сулыш белән
сине дәваларга
Офыкларга карап көтә бөдрә таллар.
Ашыкма син ваз кичәргә, -
Өмет булып сызылып ата таңнар.
Замананың давылында
хакың юк үлергә,
Сине сагынып көтә анда бөдрә таллар.
Онытма син - гомер кыска!
Кошлар булып күктә оча еллар.
Гөнаһларың күпер диеп,
синең өчен һаман
Су буенда дога кыла бөдрә таллар.
Ашыкма син! Ерагайма!
Үткәннәрнең моңын кем җырлар?!
Балачагың гөрләп узган
инеш буйларында
Зарыгып көтә сине, сагынып, бөдрә таллар.
1996