Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Зөлфәт Хәким "Көзге яфрак"

Көзге яфрак

Калтырана сары яфрак,
Кил инде якынырак,
Тып - тын гына тор янәшә,
Дәшмә бер сүз миңа, дәшмә.
Ник боектың әле син дә,
Туңдың мәллә көзге җилдә?
Кайгы бар бу мизгелдә -
Сары яфрак төшә җиргә.

Калтырана сары яфрак,
Синнән миңа ара ерак,
Әйткән сүзләр берни түгел.
Шуңа, ахры, әрни күңел.
Ник битараф бу яшәеш?
Нинди аяныч күренеш!
Кайгы килде мәллә илгә -
Сары яфрак төшә җиргә.

Калтырана сары яфрак,
Көтә аны юеш туфрак,
Нигә болай якын ара? -
Сары яфрак төшеп бара.
Бик боекма әле син дә,
Күшексәң дә көзге җилдә.
Бу - мин яшәү мизгелендә
Яфрак булып төшәм җиргә.

Бик боекма әле син дә,
Күшексәң дә көзге җилдә.
Үзем яшәү мизгелендә
Яфрак булып төшәм җиргә.
2000 - 2001