Зөлфәт Хәким "Ала алмады"
Ала алмады
Өелделәр автобусның ишегенә,
Купты тавыш, этеш, сүгенү,
Беркемнең дә юктыр уйларында
Бу һөҗүмдә артка чигенү.
Тик бер бабай тора читтән карап
(Медальләре яна ялтырап),
Авылына бүген кайтуына
Өметен өзеп, тәмам аптырап.
Менә йөри бабай вокзал буйлап,
Туктап тыңлый диктор авазын.
Арыган, талган. Хәтта, хәле бетеп,
Ботинкасы "ачкан авызын".
Үтте гомер, юк шул егет чаклар,
Элеккеге дәрман калмады.
Яуда шәһәрләрне алган кеше
Автобусны "ала" алмады.