Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Зөлфәт Хәким "Язалар авыл турында..."

Язалар авыл турында...

Әй, шагыйрьләр, туган авылларны
Мактап, зурлап, сагынып язасыз да,
Киштәләрдә ята мәдхияләр,
Тузан җыеп, аунап,яраксызга.

Сезнең кәгазьләрдә бакча булып,
Гөрләп чәчәк аткан туган яклар
Бик үзгәрде... Ә ул авылларга
Хәзер инде ясин чыгар чаклар.

Замананың кайнар сулышыннан
Коеларның суы күптән кипте;
Кое сиртмәләре торналар күк
Бер билгесез якка очып китте.

Ил басарга килгән гаскәр кебек –
Заводларның кара торбалары,
Яшел болыннарны каплап ята
Куе, сары агу – томаннары.

Гүя кайгылардан чәч коела, –
Сирәгәя урман бөдрәләре,
Юынтык су кебек булып калды
Елгалары, чишмә һәм күлләре.

Яза шагыйрь «авыл ямьле» диеп,
Шигъри чишмә авылларны данлый.
...Ә авылда җәйләр җиткәч, абзый
Печән чабар урын таба алмый.
1989