Рифкать Имаев "Бәхетлемен, мөгаен..."
Бәхетлемен, мөгаен...
Бәхетлеме, бәхетсезме?
Бер елыйм да, бер көләм.
Гашыйкмын мин бу тормышка –
Шунсын төгаен беләм.
Нишләтәсең, булгалый шул
Тешне кыскан чаклар да.
Туры килә көчсезләрне
Усаллардан якларга.
Бәхетлеме, бәхетсезме?
Уйланган юк, кем белгән.
Бәлкем бәхет шул үзедер –
Очрашабыз бер көннән.
Уйланмый да булмас, ахры,
Сәбәп гел чыгып тора.
Тормыш бер авыз ердырса,
Икенче – колак бора.
Сакла безне давыллардан,
Афәтләрдән, Ходаем!
Шатланам да, кайгырам да –
Бәхетлемен, мөгаен.