Рифкать Имаев "Елый кеше"
Елый кеше
Елый кеше үксеп – үксеп.
Сәбәпләрен кем белгән?
Кайчак шулай бушанабыз
Әйталмагач сүз белән.
Җырлый кеше сузып – сузып –
Моңлы бала, күрәсең.
Кеше җаны кара урман,
Тыштан нәрсә беләсең.
Читтән гади күренсә дә,
Сердән торадыр кеше.
Еласа да, җырласа да,
Бу бит аның үз эше.
Кирәк тапса, уртаклашыр,
Кагылмагыз җанына.
Йә кемнедер югалткан ул,
Йә кемнедер сагына.