Рифкать Имаев "Туган як, хәлең ничек?"
Туган як, хәлең ничек?
Кайтып киләм сукмак буйлап,
Алда – авыл үзәне.
Авылым аша уза төсле
Җир шарының үзәге.
Туган җир дип күп язабыз.
Беләбезме кадерен?
Өзеп алып учка кысам
Сукмак буе әремен.
Җирдән аерып була микән
Җирдә үскән баланы?..
Сихри булып җанга иңгән
Гап – гади бер аланы.
Сыйпам узам баланнарын,
Татып карыйм миләшен.
Чит җирләрдә син еш кына
Күз алына киләсең.
Туган яклар искә төшсә,
Онытам шәһәр ямен.
Заманалар бик тә кырыс,
Туган як, ничек хәлең?