Мария Логинова "Көлеп кенә карыйбыз"
Көлеп кенә карыйбыз
Ата - баба сүзләренә
Бик еш колак салмыйбыз.
Шуңа тормыш көймәсеннән
Файдалана алмыйбыз.
Әби биргән нәсыйхәткә
Көлеп кенә карыйбыз.
Шуңа тормыш көймәсендә
Ярты юлда арыйбыз.
Өлкәннәрнең сүзләреннән
Акыл отып калмыйбыз.
Якын дуслар сайлаганда,
Дөрес юлдан бармыйбыз.
Ата - ана бәхиллеген
Бик еш кына алмыйбыз.
Һаман саен үзебезчә
Гомерлек яр сайлыйбыз.
Уза алмый авыр юлны,
Без борылып карыйбыз.
Кире кайтырга сукмакны
Эзләсәк тә, тапмыйбыз.