Салисә Гәрәева "Килер заман"
Килер заман
Кеше җанын, аның бөеклеген
Инкарь иткән галим табылыр:
Интернетка, нурга, техникага,
Роботларга әдәм табыныр!
Күкне иңләп очар ракеталар,
Елгалардан калыр эз генә!
Килер заман – кеше һәйкәл салыр
Уттан тере калган үзенә.
Китапларга кәгазь кирәк булмас:
Компьютерга язып, аларны
Фонотекалардан укытырлар –
Башка элеп наушникларны.
Яшәү җайлы, уңай, рәхәт булыр!
Тик шул изәр тере затларны:
Сагынып өзлегербез аралашып,
Гөрләп гомер иткән чакларны!
Ил чикләре, тел чикләре бетәр!
Галактика ачар серләрен!
...Һәм Кешелек яңабаштан яулар
Яшәешнең яңа үрләрен!