Җиңү көне
9 нчы май көнне Тоба авылы һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Авылыбызның өлкәннәре һәм мәктәп укучылары белән бүген без, авыр сугыш елларында тылда көн-төн хезмәт куйган хатын-кызлар, яшүсмерләргә, балаларга рәхмәт әйттек. Сугыш вакытында тәмүг утын кичергән якташларыбызны искә алдык.