"Бакча әшләре"
9 нчы апрель көнне Тоба авылы китапханәсендә һәвәскәр бакчачыларыбыз помидор үстерә серләре белән бүлешеп, үзләренең киңәшләре белән уртаклаштылар, яшелчәләрдән ничек мул уңыш алу турында фикер алыштылар."Бакча эшләре" дип аталган файдалы киңәшләр сәгатен ребус уеннары белән дәвам итеп, кичәбездән уңай энергия алып, күтәренке кәеф белән таралыштык.