"Яран гөл"
Яран гөл
Яран гөлең әни һаман шулай,
Чәчәк ата, кышка карамый
Ә мин сулар сибәм, назлап алам
Кипкән яфрагыннан аралый
Яшь ботаклар быел күп җибәргән,
Шау чәчәктә һәрбер ботагы
Бертуктамый шаулап чәчәк аткан,
Нинди гөлләр җирдә бар тагы?
Ямьле язлар җиткәч синең кебек,
Күчерермен гүзәл бакчага
Юк, сатылмый әни төсен саклап
Үсә торган гөлләр акчага
Җәй аенда – бакчам бизәге ул,
Кышын бизи тәрәз төбемне
Гел иркәләп тора күземне,
Юата да кайчак үземне...
Синең төсең әни – яран гөлең,
Бөреләнә һаман чәчәккә!
Бар дөньям да җитеш, шөкер генә
Син җитмисең минем йөрәккә!
Рушания Ахмадуллина
(Чанышева)
ЯРАН ГӨЛЕ ПЕЛАРГОНИЯ
Бүлмә гөлләре арасында иң популяр гөлләрнең берсе - Пеларгония, халык аны яратып “Яран гөл” дип йөртә... Яран гөл бик файдалы. Ул уникаль үзлекләргә ия: Яранның исе баш авыртуыннан котылырга ярдәм итә, ә аның эфир маен мигрень булганда чигәләргә сөртергә киңәш итәләр.
Йокыны җайга сала, ярсучанлыкны һәм нерв киеренкелегеннән котылырга булыша.
Яран чәчәк аткан өйдә черки, чебен һәм көя күбәләкләре булмый. Ул бөҗәкләрне куркыта.
Яран гөле мәхәббәтне һәм гармонияне саклый дип санала. Мондый йортны кара көчләр урап уза икән.
Яранны ничек тәрбияләргә?
Гомумән алганда, яран гөле артык дымлы туфракны яратмый, артык дымлы туфрак тамырларын зарарлый. Ул үзен уртача дымлылыкта яхшы хис итә. Яздан башлап, барлык төр яраннарны да ике атнага бер тапкыр махсус гөл ашламасы белән ашларга кирәк. Билгеле булганча, яран гөле ботактан үрчи һәм яшь ботактан үскән гөл купшырак чәчәк ата. Яран утыртасы туфрак түбәндәге катнашмада булырга тиеш: 2 өлеш кәсле туфрак, 1 өлеш яфраклы урман туфрагы, 1 өлеш торф һәм 1 өлеш комлы туфрак (2:1:1:1).
Кояшны нык яратучан бу яраннарга кышкы җылылык +12 градустан төшмәскә тиеш.